Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1129 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 747се – шәһәрдә, 382се районда булган. 395 кешене госпитализацияләгәннәр: 274е – шәһәрдән, 121е – районнан.
Васильевоның «Лето» бакчачылык җәмгыятендә коралдан атып боты яраланган 39 яшьлек ир-атка медиклар ярдәм күрсәткән.
Яшел Үзәннең Паратская урамында билгесез кешеләр кыйнап баш мие җәрәхәтләнгән һәм селкенгән 46 яшьлек исерек ир-атка медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Медикларны Энгельс урамында машина бәрдереп китеп, аягы сынган 44 яшьлек исерек ир-ат янына чакыртып алганнар. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев