Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1090 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 734е – шәһәрдән, 556сы – ра йоннан. 394 кешене
госпитализацияләгәннәр. 296сы – шәһәрдән, 98е – районнан.
Осиновода кыйналып, баш мие селкенгән 40 яшьлек исерек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны травмпунктка китергәннәр.
Ире кыйнап, баш мие селкенгән, борын сөяге сынган 25 яшьлек исерек хатын-кызга да ярдәм таләп ителгән. Аны травмпунктка китергәннәр.
Ленин урамында 61 яшьлек хатын-кызны кияве кыйнаган. Зыян күрүчене, ярдәм күрсәтелгәннән соң, травматология бүлегенә китергәннәр.
Татарстан урамында кибет янында кыйналган, баш мие җәрәхәтләнгән 35 яшьләр тирәсендәге исерек ир янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китереп салганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев