Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Һаман шул ук бер тырмага басабыз

Күптән түгел Яшел Үзәндә туганнарына ярдәм итү тәкъдиме белән шәһәр халкының акчаларын урлаган курьер тоткарланган иде.

Ул 57 яшьлек пенсионерга, стационар телефоннан оныгы исеменнән шалтыратып, аның гаебе белән юл-транспорт һәлакәте чыгуын, ашыгыч рәвештә акча кирәк булуын хәбәр итә. Нәтиҗәдә, бу ханым оныгын коткарып калу өчен курьерга 100 мең сум акча тапшыра.
Шундый ук юл белән тагын өч яшел үзәнле алдана һәм аларга барысы бергә 1 миллионнан артык суммада зыян китерелә.

Әлеге мошенниклык очраклары буенча Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең оператив-эзләү чаралары уздыруы нәтиҗәсендә, 22 яшьлек таксист һәм элек хөкемдә булган 24 яшьлек Казанда яшәүче тоткарлана.

Мошенниклар тыгылмаган хәзер бер генә өлкә дә юк. Төрле алдану очраклары Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә һәр атнада бик күп теркәлә. Әйтик, 4 февральдә Васильевода яшәүче 68 яшьлек хатын-кызга кызының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе сәбәп ле акчалата ярдәм кирәклеген хәбәр итәләр. Пенсионер ханым мондый яңалыктан, әлбәттә инде, югалып калган. Ул эшне озакка сузмыйча шалтыраткан абонент номерына банк картасы аша 15 мең сум акча күчерә. Әмма аферист ларның аппетиты моның белән генә чикләнми әле. Алар банк картасына күчерү юлы белән пенсионерның тагын 5 меңен урламакчы була. Менә ничек оста эш итә белә алар. Хәзер безнең һәркайсыбызга «ДТП чыкты, булышырга кирәк» дигән тәкъдимнәрне кат-кат тикшереп карарга өйрәнергә кирәк. Бик ашыгыч эш итүне таләп итсәләр дә, кабаланмаска. Ашыккан ашка пешкән дип, юкка гына әйтмиләр.

Сайтлар аша алданучылар бик күп. Васильевода яшәүче 30 яшьлек ир шундый юл белән кар машинасы сатып алырга булып, җиде йөз мең сумнан артык акчасыннан колак кага. Игъланны ялганчылар урнаштырган була.

34 яшьлек яшел үзәнле сайттагы кибет сылтамасы аша компьютеры өчен видеокартага заказ биреп, 20 мең сумнан артык акчасы аферистлар кесәсенә күчә.
43 яшьлек ир-ат 100 мең сумнан артык акчасын мошенникларга күчерә. Ул сайт аша 4 телевизор һәм төзелеш материаллары сатып алмакчы була.
Менә шулайрак эш итә хәзер алдакчылар. Җиңел генә баюның нинди генә юлларын эзләп тапмыйлар. Акча мәсьәләсендә саграк кыланыйк.

2021 елның 12 аенда Яшел Үзән районында кылынган җинаятьләрнең күбесен дистанцион мошенниклык һәм банк карталарыннан урлаулар тәшкил иткән. Барлыгы 585 җинаять яисә 23,5 процент. Нәтиҗәдә 66,4 миллион сумлык зыян китерелгән. Әлеге төр җинаятьләр кылган 47 зат җаваплылыкка тартылган (2020 елда – 31) .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев