Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

344 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 28ендә матди зыян китерелгән

2сендә кешеләр имгәнгән. 3 машина йөртүче исерек килеш тотылган. Штрафын түләмәгән 7 кеше ачыкланган.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «ГАЗ-3302» автомобилен йөртүче 20 яшьлек егет тизлекне арттырып, машинасы белән металл конструкциягә барып бәрелгән. Нәтиҗәдә, конструкция ватылып, узып барган «Мерседес» һәм «Хендай» автомобильләренә тигән. «ГАЗ» автомобилен йөртүченең боты сынган, ике пассажиры – 17 яшьлек кызларның сынган урыннары булган. Аларны Яшел Үзән район дәваханәсенә алып киткәннәр.

Волжск – Яшел Үзән юлында билгесез автомобиль обгон ясаганда каршыдан килгән «Рено Логан» автомобилен йөртүче 50 яшьлек хатын-кыз, бәрелешмәс өчен, машинасының тормозына кинәт баскан. Нәтиҗәдә, идарә итүне югалтып, юл кырыена төшеп агачка бәрелгән. Бу бәрелүдә «Рено»ның пассажиры – 15 яшьлек кыз тән җәрәхәтләре алып, дәваханәгә җибәрелгән. Аның умыртка сөяге сынганлыгы билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев