Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

31 майда Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре ра­йон территориясендә «Каршы як полоса» чарасын уздырды

«Каршы як полоса» 26 автомобильчегә беркетмә төзелгән

Әлеге чара каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны туктатуга юнәлдерелгән иде.
Бер сәгать эчендә А-295 автоюлының Зеленодольск-Волжск шәһәрләрен урап узу урынында, шундый 5 хокук бозу очрагы ачыклана.

Автоинспекторлар 23 майдан 1 июньгә кадәр уздырылган «Каршы як полоса» чарасы вакытында 26 хокук бозу очрагын теркәгән.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15нче маддәсенең 4нче өлеше нигезендә, каршы хәрәкәт полосасына чыккан өчен, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 4 айдан 6 айга кадәр вакытка мәхрүм итү яки 5000 сум күләмендә штраф каралган.

Хөрмәтле автомобильчеләр! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска, тизлек режимын үтәргә, каршы транспорт хәрәкәте өчен билгеләнгән юл ягына чыкмаска кирәклеген онытмагыз. Башка кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куярга ярамый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев