305 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 27сендә матди зыян китерелгән
ЮХИДИ

305 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 27сендә матди зыян китерелгән

2сендә кешеләр имгәнгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Столичная урамында «ВАЗ-21124» автомобилен йөртүче 35 яшьлек ир юлдан чыгып барган 18 яшьлек кызны бәрдергән. Имгәнгән җәяүлене дәваханәгә озатканнар.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының Әйшә авылы Мәктәп урамы аша узган урынында «Лада Веста» автомобилен йөртүче 16 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Күп санлы бәрелүләр белән кызны Яшел Үзән дәваханәсенә алып килгәннәр.


Нет комментариев