1 гыйнвардан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме үзгәрде
Быел транспорт чараларын йөртүчеләрне нинди үзгәрешләр көтә?
Тизлекне арттырган өчен:
- 20дән 40 км/сәгатькә кадәр – 750 сум.
- 40тан 60 км/сәгатькә кадәр – 1500-2250 сум.
- 80 км/сәгатьтән алып – 7500 сум.
Ашыгыч медицина ярдәме, полиция, янгын сүндерү һәм башкаларга юл бирмәгән өчен:
Штраф 4500дән алып 7500 сумга кадәр.
Ә тагын штрафны оператив түләгән өчен ташламаны киметкәннәр. Элек транспорт чарасын йөртүчеләр, карар чыгарылганнан соң, 20 көннән дә соңга калмыйча түләсә, штрафның 50%ын гына түли иде. 2025 елда бу ташламаны 25%ка кадәр киметкәннәр, әмма аның гамәлдә булу вакытын 30 көнгә кадәр арттырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев