Ниһаять, Баһлар да кызлы булганнар!
Йолдызлар тормышыннан

Ниһаять, Баһлар да кызлы булганнар!

Илназ һәм Гүзәл Баһлар гаиләсе Әгерҗедә яшәүче дусларында кунак булган.

Җырлы гаилә кунактан буш кул белән кайтмаган - кыз алып кайткан! - Әгерҗедән эт баласы алып кайттык. Ул 9 майда туган. Нәселе бик көчле - овчарка. Илназ якын дусларыбыздан сораган булган, алар бүләк итте. Барлыгы 6 көчек туган, берсен без алып киттек. Ниһаять, озак көткәннән соң, кызлы булдык! - дип сөйләде безгә Гүзәл Идрисова

Хәзерге вакытта Баһлар "кызларына" исем сайлау белән мәшгуль. "Берничә вариант бар, әлегә төгәл уйламадык. Шулай итеп, кызыбызга исем эзлибез", - диде Гүзәл.


Нет комментариев