Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

«Үгезләр симерттек, бәби ясау өстендә эшләдек»

Зинира һәм Ризат Рамазановларның гаилә тормышында бу җәйдә бер мөһим вакыйга булырга охшап тора.

«Зинира да, мин дә тәмле итеп бәлеш пешерергә өйрәндек. Бәби ясарга тырыштык. Тиздән яңалыклар билгеле булмагае. Ә, юк, котларга ашыкмагыз әле. Ясарга тырышалар дип кенә языгыз. Беренче максат — бәлеш пешерергә өйрәнү, икенчесе — бәби ясау иде. Беренчесен булдырдык бит, икенчесенә дә ерак калмагандыр дип уйлыйм», — ди Ризат, уенын-чынын бергә кушып.

«Соңгы арада баштанаяк эшкә кереп чумдык әле. Аңа кадәр бер ай Зинираның туган яклары — Башкортстанда, бер ай Сабада ял иттек.

Әти-әниләр янында эш белән ялны берләштереп уздырдык. Җиләк-гөмбә җыеп, бәрәңге эшкәртеп, печәннәр әзерләп үтеп китте җәй. Чит илләр турында уйламадык та.

Пандемия башлангач та, февральгә кадәр барачак икән дип әйткәннәр иде аны. Мин шуңа күрә хәстәрен алдан ук күрдем. Әти-әниләргә икешәр үгез алып кайтып бирдек. Башкортстанда — ике, Сабада ике үгез үсә. Җәй көне шуларга азык әзерләдек, икмәк юнәттек.

«Ялга килгәндә, Зинираның туган яклары — Караидел бик матур як. Кеше: «Сез Караиделдә ял итәсездер инде дип әйтә иде. Ә без анда кайтып, баш күтәрмичә эшлибез. Безгә дә ярыйдыр бер дип, әби-бабайларны алып, яр буенда рәхәтләнеп ял иттек», — дип сөйләде Ризат Рамазанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев