Элвин Грей: «Роспотребнадзор кешесен сәхнәгә чакырыгыз, мин аның белән сөйләшермен!»
Җырчы Элвин Грей Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсен диалогка чакырды.
Бу хакта ул кичәге концертта - "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында 9 ай эчендә үзенең беренче чыгышы вакытында белдерде.
Концерт барлык санитар-эпидемиологик чаралар, битлекләрне дә кертеп, кулларны эшкәртү һәм ара калдырып утырту белән оештырылды. Концерт вакытында тамашачылар үз урыннарыннан торып, сәхнә янына җыела башлады.
Концертны оештыручылар тамашачыларны үз урыннарына утыруны үтенде, бу исә башкаручыда ризасызлыгын тудырды.
- Роспотребнадзор кешесе бармы монда? Күрсәтегез миңа аны. Күрсәгез, сәхнәгә чакырыгыз, мин аның белән сезнең каршыгызда сөйләшермен, - дип белдерде җырчы.
Башкаручы фикеренчә, тамашачылар битлек кигән очракта бөтен концерт буе үз урыннарында гына утырырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев