Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Блогер Татар Малай кызына нинди исем кушкан?

Нарасыйга исемне Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кушкан.

Блогер Татар Малай буларак танылган Ринат Галиәхмәтов кызына Сәфинә дип исем куштырган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Бәби 4 сентябрьдә туды. Балага исемне Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кушкан.

«Сәфинә Ринат кызы. Дусларым-матурларым, кыланып исемен әйтмиләр дип уйламагыз. Илүзәм белән әниемә алдан әйтеп куйдым, мин беренче итеп дусларым-туганнарыма язасым килә дип. Исемне „Гаилә“ мәчетендә Рөстәм хәзрәт кушты. Безнең яраткан гаиләбез мәчете хәзер. Исем безгә бик нык ошый! Безнең кечкенә Сәфинәбез, без сине Әниең белән, бик нык яратабыз», дип яза Ринат.

Бала туганда Ринат Галиәхмәтов хатыны янәшәсендә булган. Ул ир-атларга яхшы бала тудыру йортына алдан акча җыярга киңәш итә. «Бүләк ясагыз хатыннарыгызга», — ди ул.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев