Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя музеенда алты сәгать эчендә өч меңләп кеше булды

Узган ял көннәрендә утрау-шәһәрчектә узган «Зөя музеенда төн»дә 3 меңгә якын кеше булды, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте

16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр утрау-шәһәр 2 977 кешене кабул итте. М7 трассасындагы ремонт эшләренә һәм бөкеләргә карамастан, кунаклар утрау-шәһәрчеккә 30дан артык чараны үз эченә алган программада катнашу өчен килделәр. Кунаклар меңнән артык коймак һәм 80 литр кычыткан ашы белән сыйланган.

Бу кичтә экспонатлар «җанланган» һәм «Sforzando» фондының конкурс - фестивальләре лауреатлары башкаруында музыка яңгыраган. Килүчеләр «Русский балет» балалар хореография мәктәбе укучылары тәкъдим иткән «Кечкенә балет тарихлары» программасын караган.
Композициянең Успение мәйданында һәм үз импровизацияләрен пианист Илсур Вельгас башкарды.
Зөя тарих музее ишегалдында Казан театр училищесының 2нче рус драма курсы студентлары рәссам Хаим Сутин әсәрләре буенча куелган «Хаим» пластик-шигъри спектаклен куйды.

 

«Ленивый торжок»та төрле чорларны реконструкцияләү эшләре алып барыла: һөнәрчеләр остаханәләре, ярминкә, ук-арбалетлы һәм ыргыту тирлары, халык биюләре буенча мастер-класслар, баһадир уеннары.

Бәйрәм концерты ачык һавада тәмамланды: Пензадан «Странніки» төркеме, Казанның Random Reel командасы, «Ренессанс» камера оркестры һәм «Медвежий угол» фолк-рок төркеме чыгышлары, «Дженази» ут театрының искиткеч ут тамашасы булды.

Бәйрәмне «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «Ленивый Торжок» тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге» ассоциациясе оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев