Зур Ключи авылында үсмер малайны елан чаккан
18 – 24 августта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 806 чакыру килгән.
Шуларның 530ы – шәһәрдән, 276сы районнан булган. 380 кешене госпитализацияләгәннәр: 252се – шәһәрдән, 128е – районнан.
Васильевоның Гагарин урамында күрше эте аягын тешләгән 27 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Аны хастаханәгә алып килгәннәр.
Медикларны Осиновоның Полевая урамында ызгыш чыгу нәтиҗәсендә 40 яшьлек исерек ирнең күкрәгенә әтисе пычак кадаган очракка чакыртканнар. Зыян күрүче хирургия бүлегенә китерелгән.
Зур Ключи авылында аягын елан чаккан 14 яшьлек малай янына чакыру булган. Аны балалар хастаханәсенә китергәннәр.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев