2022 елның 13 апрелендә Яшел Үзән шәһәренең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Идиятуллин Р.И. һәм Яшел Үзән шәһәренең БДД ДБУ башлыгы 3.В. Шакирова «Кояшкай» 40 нчы балалар бакчасы» МББМУ да ата-аналар җыелышында катнаштылар.
Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: Татарстан Республикасы Зәй МР буенча балалар-транспорт травматизмының, балаларны автомобиль салонында йөртү буенча юл йөрү кагыйдәләренең торышы, юлларда балаларның куркынычсыз үз-үзләрен тотышы, ата-аналар үрнәге, закон кушкан гражданинны тәрбияләүнең иң яхшы ысулы буларак, балаларның һәм өлкәннәрнең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдалану. Тәрбиячеләргә бу юнәлештәге эш турында искә төшерделәр.
Нет комментариев