Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әйшә бард фестивале өчен исем һәм логотип уйлап тап!

Яшел Үзән районы Әйшә бистәсе янында 1985 елда туган бард җырлары фестивале зур популярлык казанды.

Авторлык җырын башкаручылар бөтен илдән килә иде: Александр Розенбаум, Владимир Туриянский, Леонид Сергеев, Петр Тодоровский, Борис Бурда, Андрей Козловский, Виктор Луферов тавышлары яңгырады.

Кызганычка каршы, финанслау җитмәү сәбәпле, Әйшә фестивале яшәүдән туктады.

Аны Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев торгызырга тәкъдим итте.

"Әйшә фестивале бөтен илгә шаулады! Бу районның фишкасы! Әлбәттә, аңа яңа тормыш бирергә кирәк... Өстәвенә, безнең шәһәрдә һәм Казанда бард җырларын искиткеч башкаручылар яши...

Һәм менә инде ЯҮМР башкарма комитеты вәкилләре, бард җырларын башкаручылар, Әйшә җирлеге башлыгы, урынга чыгып һәм кабинет форматында очрашулары уздырды. Яңарыш идеясе энтузиазм белән кабул ителде.

Әмма башта фестивальгә үз исемен уйларга булдылар, ул яңгыравыклы, якты, истә кала торган булсын. Ә икенче тәкъдим - безнең шәһәрдә яшәүче рәссамнарга кагыла, алар фестивальнең логотибын ясарга тиеш.

Үз фикер-тәкъдимнәрегезне сез дә языгыз әле, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев