Ышаныргамы, ышанмаскамы: нишләргә дә белгән юк
Таныш булмаган номерлардан шалтыратучыларга ышанырга ярамый, җавап та бирергә кирәкми, ә тикшерергә... кирәк!
Кәкре каен
2022 елда Россия Федерациясендә мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып 370 меңнән артык урлау һәм алдау теркәлгән. Ә агымдагы елның беренче кварталында – 100 меңнән артык. Мәгълүматларга караганда, телефон мошенникларының күп шалтыратулары Украина территориясеннән килә. Алар – Украинаның мобиль элемтә операторлары абонентлары. Полиция хезмәткәрләре урланган акчаларның Украина гражданнары исеменә ачылган счетларга күчерү фактларын ачыклаган.
Мошенниклык очракларының көннән-көн артуы сәбәпле, гади кешеләрне кисәтү максатыннан чыгыш ясаган Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк мөрәҗәгатеннән аңлашылганча, урлау өчен явыз ниятле кешеләр социаль инженерия ысулларын актив куллануны дәвам итә. Алар үзләрен банк учреждениеләре яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре буларак тәкъдим итеп, кешеләрне аларның счетыннан акча яки кредит алырга тырышалар дигән мәгълүмат белән куркыталар. Аннары аларга банк картасы реквизитларын җиткерергә, сумманы акчасыз түләү белән «куркынычсыз» дип аталган счетка күчерергә яки аларны курьер аша тапшырырга сорыйлар.
Шул ук вакытта җинаятьчеләр ышандыруның яңа ысулларын уйлап таба. Мәсәлән, соңгы вакытта зыян күрүчеләргә таныш булмаган номердан шалтыратып кына калмый, ә мессенджерны кулланалар, чакыручы абонентның фотосы итеп нинди дә булса оешманың логотибын урнаштыралар. Шулай итеп, зыян күрүчегә банк яки дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре мөрәҗәгать итә кебек тоелырга мөмкин.
Моннан тыш, мошенниклар видеошалтыратулар ярдәмендә ышанычка ирешергә тырышалар. Экранда алар теге яки бу структура символикасы белән эш кабинетын күрсәтә, ә әңгәмәдәш типик офис хезмәткәрен сурәтли һәм үзен әлеге оешманың хезмәткәре итеп күрсәтә ала.
Ялганчылар соңгы вакытта зарарлы программалар да куллана башлаган. Алар хезмәт хакы, товарлар яки хезмәтләр тәкъдим итәләр һәм гражданнарны телефонга махсус кушымталар урнаштырырга этәрәләр, шулар ярдәмендә аларның финанс активларына керү мөмкинлеге бирелә.
Тагын бер яңа ысул – катлаулы психологик манипуляцияләр белән күп этаплы схемаларны куллану. Башта кешене аның исеменә мошенниклар кредитлар рәсмиләштерә һәм аларны тоткарлау операциясендә катнашырга тәкъдим итә дип ышандыралар. Мошенникларның максаты – корбанның тулы ышанычын яулау һәм аннан соң аның тәртибен куркынычсызлык турында кайгырту сылтавы белән идарә итү.Уйлап чыгарылган хокук саклау органнары күрсәтмәсе буенча гражданин аларга үзенең барлык тупланмаларын күчергәннән соң, икенче этап башлана. Зыян күрүчеләргә аферистлар хокук саклау органнарына ярдәм итүләрен белгәннәр һәм үч алырга җыеналар, дип хәбәр итәләр.
Ышанычлы кешеләрне даими яшәү урыныннан китәргә, туганнары һәм дуслары белән аралашуны өзәргә, телефон һәм SIM-картаны алыштырырга, кунакханәдә яки башка торак пункттагы арендага алынган фатирда яшеренергә күндерәләр. Шуннан соң аларның туганнарына йолым түләүне таләп итеп, урлау турында хәбәр килә. Кайвакыт зыян күрүчеләрне туганнарына килгән барлык күрсәтмәләрне үтәүне сорап тавыш хәбәрен яки видео мөрәҗәгать яздырырга күндерәләр.
Шул ук вакытта кулланылган аралашу схемалары үзгәрергә мөмкин. Бу хәйләләрне хокук саклау органнарының махсус операцияләре итеп маскировкалануы яки махсус хәрби операцияләр үткәрү белән бәйле булуы берләштерә.
Ирина Волк бер гади кагыйдәне истә тотарга кирәклеген искәртә: хокук саклау органнары хезмәткәрләре телефон аша бернинди процессуаль гамәлләр дә үткәрми.
Шул ук хәл үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип атаган кеше үз корбанына алдакчыларны тоткарлау буенча ниндидер чараларда катнашырга тәкъдим иткән очракларга да кагыла. Мондый мәсьәләләр турында телефон аша сөйләшеп булмый.
Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны таныш булмаган кешеләргә ышанмаска һәм билгесез кешеләрнең йөкләмәләрен үтәмәскә чакыра.Беркемгә дә шәхси, банк карталары турында мәгълүматларыгызны һәм алынган СМС-кодларыгызны хәбәр итмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев