Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Җырчы Айгөл Рәхимова: «Авырмыйсыңмы? Аша инде бераз», – дип әйттеләр»

Казанда Әнвәр Нургалиев концертында кунак булганда сәхнәгә чыккан җырчы кызны танымадым. Таныш та кебек, әмма таный да алмыйм. Баксаң, Айгөл Рәхимова икән. «17 килограммга ябыктым», – ди.

– Ябыга алырмын дип уйламаган идем. Моның өчен рухи яктан әзер булырга да кирәк. Үземне таза итеп хис итмәдем, әмма бер концертта мине кырыйдан төшергәннәр. Кулларым, аякларым, гомумән, гәүдәм белән канәгать калмадым. «Моны үзгәртергә кирәк», – дидем. Хәзер киңәшләр өләшүнең мәгънәсен күрмим. Әгәр кеше үзе белән чыннан да канәгать булмаса, ул үзен үзгәртә аладыр. Мәсәлән, мин баллыдан гына түгел, хәтта тоздан да баш тарттым. Ризыкка борыч кына сала идем. Суны 2-3 литр эчәргә кирәк, диләр. Моның белән дә килешеп булмый, чөнки һәр кешенең авырлыгы төрле. Димәк, организмга кирәкле су күләме дә аерыла. Беренче вакытта ризыкны үлчәп ашадым, хәзер инде болай да чамалыйм. Кыскасы, 63 килограммнан 45 килограммга калдым. Кием-салымым олы, гардеробны алыштырырга туры килде. Ябыгуымны сизеп, күпләр: «Авырмыйсыңмы? Аша инде бераз», – дип әйтте. Ә мин ашауны да, физик күнегүләрне дә контрольгә алдым. Хәзер үз тәнемнән канәгать. Танымыйча үтеп китүчеләр дә бар. Аннан кире борылып: «Айгөл, синме бу?» – диләр.

– Әти-әниләрең каршы килмәдеме? Син болай да ябык идең бит...
– Мин ач тормадым, бары тик дөрес туклана гына башладым. Камыр ризыкларыннан баш тартырга әзер булырга кирәк. Хәтта бәлешнең дә итен генә чүпләп ашадым. Баллы ашыйсы килгәндә җимеш ашый идем. Хәзер инде тәм-томнар да ашыйм, әмма көнлек калорияләр нормасын истә тотам. Спиртлы эчемлекләрдән баш тартуыма да өч ел булды. Элек тә әллә нигә бер шәраб кына эчтем. Гомумән, бар нәрсәне дә яхшы гадәтләргә алыштырып була.

– Йөрәгең бушмы, Айгөл?
– Танышырга, кавы­шыр­га теләүчеләр җитәрлек. Таныштырырга да тырышалар. Әмма мин андый әйберне яратып бетермим, чөнки мәхәббәт – ясалма булырга тиеш түгел. Социаль челтәрдә танышырга теләүчеләр дә күп, әмма мин виртуаль дөньяда таныша алмыйм. Аңа вакыт та юк. Без гастрольләрдә йөрибез, гел юлда. Әти-әни шәхси тормыш өчен борчыла инде, бу табигый. Әмма әлегә башка кеше белән тормышымны бәйләргә әзер түгел. Башкаларның хаталарын күреп, алардан нәтиҗә ясагач, тиң ярны очрату да кыен.

– Ир-атка нинди таләп­ләрең бар?
– Санап китәрлек исемлегем юк. Иң мөһиме – мине, һөнәремне, гаиләмне хөрмәт итсен. Теләгән әйберемне үзем дә эшләп, сатып ала алам. Әлбәттә, ир-ат 35-40 яшенә җитеп тә бернинди максатлар куймаса, эшләми икән, аңа карата сораулар булачак. Дөрес, акча – кирәкле әйбер, беркем дә баласының мохтаҗ булуын теләмидер. Хатын-кыз үзен генә түгел, булачак балалары өчен дә уйлый.

– Башта аерым җырчы буларак чыгыш ясый идең, хәзер Әнвәр Нургалиев төркемендә эшлисең. Ирекле җырчы буласың килмиме?
– Хәзер иҗат итү бик кыйммәткә төшә. Әнвәр абыйга сокланып карыйм, ул 20 кешелек командага хезмәт хакы түли. «Барс медиа» белән контракт өзелгәч, бервакыт югалып тордым. Хәзер кире күтәрелеп китү бик авыр. «Яңа җырларың бик аз», – диләр. Мин ешрак җыр яздырыр идем, әмма барысы да финанс мәсьәләләргә барып тоташа. Ялкауланып йөрмим, акча җыям. Бер җырны яздырту 100 меңгә баса. Әле бит көндәлек тормышны да алып барырга кирәк.

– Иҗат кешесе белән гаилә корыр идеңме?
– Юк дияргә ярамый инде, әмма теләмәс идем. Гаиләдә ике кеше дә җырчы икән, алар барыбер бер-берсе белән узыша кебек. Аерым-аерым гастрольләргә йөрү дә мөнәсәбәтләрдә уңай чагылмас. Гаиләдә көндәшлек булырга тиеш түгел. Миңа Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов гаиләсе бик ошый. Ә парлы җырчы булып чыгыш ясарга бөтенләй теләмим. Мин үзем генә җырларга күнеккән. Башка җырчы белән дуэт башкару бер хәл, ә гел сәхнәдә бергә чыгыш ясау икенче мәсьәлә.

Илгизә Галиуллина.
«Шәһри Казан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев