Яшел Үзәндә яшәүчеләрне "Минем байрак, минем тарих"
Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыралар.
Дуслар, 22 августта Россия Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Мөгаен, сезнең күбегезнең Россия флагы белән бәйле үз тарихы бардыр. Шәхси җиңүләр, казанышлар, ачышлар һәм дулкынландыргыч мизгелләр тарихы. Бәлки, сез үз төбәгегезнең иң югары ноктасына әләм белән бергә күтәрелгәнсездер? Әллә триколор белән финиш ясап марафонда катнаштыгызмы? Бу турыда барысын да белергә кирәк!
Бәйрәм алдыннан без сезгә «Минем флаг, минем тарих» бөтенроссия акциясенә кушылырга тәкъдим итәбез. Акция социаль челтәрләрдә онлайн-флешмоб форматында узачак. Анда катнашу өчен социаль челтәрләрдә Россия флагы төшерелгән фотография яки видео куегыз һәм аның белән бәйле вакыйга турында сөйләгез.
Язмаларны #МойФлагМояТарих #БольшаяПеремена #ДеньФлага хэштеглары белән озата барырга кирәк. Исемегезне һәм фамилиягезне, шулай ук төбәкне һәм торак пунктның исемен, катнашучының вакыйга турындагы тарихын күрсәтергә онытмагыз.
Акция 21 августта “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Зур үзгәреш” Бөтенроссия конкурсының рәсми берләшмәсендә старт алачак. Акциядә катнашучылар басмаларны акциянең төп постына шәрехләрдә дә, шулай ук социаль челтәрләрдә үз шәхси битләрендә дә урнаштыра алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев