Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә су коену сезоны рәсми рәвештә ачылды

Яшел Үзән шәһәр пляжы ял итүчеләрне кабул итәргә әзер: биредә су төбен водолазлар тикшергән һәм чистарткан, Роспотребнадзор хезмәткәрләре су пробаларын алган һәм, алынган тикшеренүләр нигезендә, ул тулысынча санитар нормаларга җавап бирә.

Моннан тыш, пляж территориясендә планлы сезон эшләре тәмамланган.

Куркынычсызлык максатларында, коткару чаралары һәм коткаручылар әзерләнгән, ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен элемтә булуга аерым игътибар бирелгән.

Моннан тыш, һава шартларын исәпкә алып, көн саен пляжда коткаручылар-ОСВОД җәмәгатьчеләре һәм медицина хезмәткәре кизү торачак.

Коткаручылар гражданнарны үз иминлегенә сак карарга өнди: суга исерек хәлдә кермәскә, балаларны су янында ялгызын калдырмаска, ярдан еракка йөзмәскә киңәш ителә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев