Яшел  Үзәндә  мәдәният төне
Яшәеш

Яшел Үзәндә мәдәният төне

Яшел Үзәндә быел икенче ел Мәдәният төнен үткәрделәр. Быел А.М.Горький исемендәге мәдәни үзәктә ул аеруча кызыклы үтте.

Мәдәният төненә кызыксынып килгән халыкның күбесе хатын-кызлар иде, әмма араларында үзләрен иҗатта сынап карарга теләүче егетләр дә бар. Яшьләр җырларга, биергә өйрәнделәр, хәтта  әкият геройларына әверелеп тә карадылар. Иң кызыгы -  зумба биергә өйрәнү булды. Фитнеснең яңа төре икән ул,   пластикага өйрәтә, кәефне күтәрә, канда адреналинны арттыра. Барысында да  аның белән шөгыльләнү теләген уятты.  


Нет комментариев