Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә коткаручылар аллеясе барлыкка килде

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре шәһәр урамнарының берсендә үсентеләр һәм куаклар утыртып үз аллеясен булдырды.

Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзәннең ут белән көрәшүчеләре  туган шәһәрләрен яшелләндерүгә үзләреннән һәрвакыт зур өлеш кертә. Шуны да әйтергә кирәк, акцияләрдә алар үзләре генә түгел, ә хезмәттәшләре -  кадрлар бүлегендә, бухгалтериядә, янгын сагы инспекциясендә  эшләүче МЧС хезмәткәрләре дә актив катнаша. Узган атнада  алар Столичная урамында агач утыртты. Бу юлы алар катнашып кына калмады, агачларны  карап торуны да үз өстенә алды. Чынбарлыкта  ут белән көрәшүчеләр үз аллеясен булдырды.

 

53нче янгын-коткару частенә якын урнашкан урамны шефлыкка алуны  янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин  тәкъдим итте. “Яшел хуҗалык” җитәкчелеге  бу тәкъдимне шатланып кабул итте. Алар каштан үсентеләре, куаклар китереп биреп,  ничек карап үстерергә дә өйрәтте. Шәһәрнең баш агрономы Наталья Ячанова сүзләренә караганда, МЧС хезмәткәрләре инициативасы  хөрмәткә лаек, бәлки әле аларга башка оешмалар да кушылыр.

 

Әлегә  үсентеләр  белән Белинский урамының бер ягы гына бизәлде.  Әмма озакламый  аның икенче ягына да агач утырту планлаштырыла. Болардан тыш, 8нче отряд җитәкчелеге автобус тукталышын да янгын сүндерүчеләр стилендә  бизәүне тәкъдим итте. Тукталышта  янгынга каршы пропаганданы чагылдырган  плакатлар һәм стендлар белән бизәү күздә тотыла.  Әгәр дә бу яңа идея яклау тапса, Яшел Үзәндә беренче тапкыр янгын сүндерүчеләр тукталышы барлыкка киләчәк.

Резидә Йосыпова,

8нче отрядның матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Яшел Үзәндә агач утырту акциясен янгын сүндерүчеләр дәвам итә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев