Олы Ачасыр авылында кызыклы утырыш узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында кызыклы утырыш узды

Олы Ачасырда авыл халкы күңел ачу, аралашу һәм бергәләп вакыт уздыру өчен утырышка җыелды. Мондый очрашулар – авылның күркәм традицияләрен саклап калу, кешеләрне якынайту өчен дә менә дигән мөмкинлек.

Утырыш күңелле мизгелләр күп булды: мәзәкләр сөйләнде, уеннар уйналды, табышмакларга җаваплар эзләнде, төрле кызыклы уйдырмалар яңгырады. Әлбәттә, чәй өстәле янында җылы әңгәмәләр дәвам итте.

- Очрашу барышында утырышка килүчеләр белән соңгы яңалыклар турында фикер алыштык, авыл тормышына кагылышлы темаларга сөйләштек. Җылы һәм дустанә шартларда узган утырыш һәркемгә күтәренке кәеф һәм матур тәэсирләр бүләк итте, – дип сөйләде Олы Ачасыр мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Зыятдинова.

Авылдашларның шулай бергә җыелып, аралашып, күңел ачып утыруы – Олы Ачасырда матур традицияләрнең дәвам итүен күрсәтә.


Нет комментариев