Сулыш алу органнары авырулары үсешенең төп куркыныч факторлары булып тәмәке тартуның барлык төрләре, бина эчендә һәм тышында һаваның каты кисәкчәләр яки башка физик һәм химик матдәләр белән пычрануы, шулай ук сулыш юллары инфекцияләре тора.
Тәмәке тартуның бер елы дәвамында үпкәләргә якынча бер килограмм тәмәке сумаласы керә. Алар үпкә альвеолаларын җимерә һәм бронхларны тарайта. Электрон тәмәке өчен сыеклыклар составындагы матдәләр дә үпкә сәламәтлеге өчен куркыныч, чөнки алар сулыш алу өчен каралмаган.
Тәмәке төтенендәге һәм электрон тәмәке парындагы агулы матдәләр сулыш юлларын ярсыта, хроник бронхит үсешенә китерә, үпкәләрнең инфекцияләргә бирешүчәнлеген арттыра, бронхиаль астма һәм үпкәләрнең хроник обструктив авыруы үсеше куркынычын арттыра.
Моннан тыш, үпкә сәламәтлегенә өске сулыш юллары, авыз куышлыгы авырулары, гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы, алкогольне чамадан тыш куллану, кайбер неврологик авырулар да йогынты ясый.

Хроник авырулар – йөрәк җитешсезлеге, йөрәкнең ишемик авыруы, артериаль гипертония, шикәр диабеты, неврологик тайпылышлар, симерү һәм башкалар булганда пневмония белән авыру һәм аның авыр формада узу куркынычы арта.
Пневмония, үпкәләрнең хроник обструктив авыруы һәм яман шеш аркасында халык арасында авыру һәм үлем күрсәткечләре бик югары. Бу авыруларның барлыкка килү һәм үсеш куркынычын киметү өчен индивидуаль һәм халык дәрәҗәсендә профилактик чараларны көчәйтү зарур.
Үпкә авыруларын индивидуаль профилактикалауны камилләштерү, аларны иртә ачыклау һәм дәвалауның төп чаралары булып халыкка мәгълүмати аңлату эшләре белән беррәттән диспансеризация, профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансер күзәтүе, пациентларга профилактик консультацияләр бирү тора. Шулай ук Милли профилактик прививкалар календарена һәм эпидемиологик күрсәтмәләр буенча үткәрелә торган прививкаларга мөрәҗәгать итү мөһим.
Валерия Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Нет комментариев