Без климат бүленеше буенча урта полосада яшибез һәм тамыразыкларны (кишер, чөгендер, тамырлы сельдерей, кышкы торма, пастернак) гадәттә сентябрьнең икенче яртысында – октябрь башында җыялар. Ләкин бу катгый кагыйдә түгел: күп нәрсә үсемлекләрнең сортына, һава торышына һәм түтәлдәге торышына бәйле.
ВАКЫТ ҖИТКӘНЕН НИЧЕК АҢЛАРГА
Төп ориентир календарь түгел, ә өлгергәнлек билгеләре.
- Кишер өчен – аскы яфраклары саргаеп, шиңә, тамыразыкның үзендә ак тамырчыклар барлыкка килә. Ул салкынга чыдам (-2...-3°Ска түзә) һәм, хәтта, кишер өчен суык файдалы да әле (крахмал шикәргә әйләнә), әмма туфракта артык түбән температура аны зарарлый һәм сакланучанлыгын киметә.
- Чөгендер өчен – аскы яфраклары саргая яки кибә, кабыгында вак кытыршылар барлыкка килә. Чөгендерне суыклар җиткәнче алсаң әйбәтрәк, чөнки җиңелчә генә салкын да аның җирдән чыгып торган өлешен зарарлый һәм ул начар сакланачак.
- Яшелчәләрнең кабыклары тыгызланган, ә һава торышы яңгырлар вәгъдә итә икән – тамыразыкларны иртәрәк җыеп алу яхшырак. Төнге температура даими +2...+5°Стан күтәрелмәсә, тамыразыклар үсүдән туктый. Бу да аларны җыеп алырга кирәклеген аңлата.
САКЛАУ ШАРТЛАРЫ
Күпчелек тамыразыклар өчен түбәндәге шартлар кулай:
- Һава дымлылыгы: югары, 85-95%. Артык коры һава шиңүгә, ә артыгы – черүгә китерә.
- Вентиляция: һичшиксез булырга тиеш. Һава алмашыну дым һәм газ тупланудан саклый.
- Яктылык: тулаем караңгылык кирәк. Яктылыкта тамыразыкларда агулы матдә – соланин барлыкка килә.
- Температура: 0дән алып +2...+4 °С.
- Саклау ысуллар: әрҗәләргә ком, ылыслы агач чүбе яки суган кабыгы белән аралаштырып, яшелчәләр бер-берсенә орынып тормаслык итеп тутырыла. Чөгендерне бәрәңге өстенә куярга була, ул бәрәңгед
Нет комментариев