Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешү өчен салаваттан соң укыла торган дога
Иман нуры

Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешү өчен салаваттан соң укыла торган дога

Ибн Габидин (1198-1252 һ.ее.) («Хашият») Әл-Мәрзүкыйдан, иң яхшы салават дип, әлеге салават төрен китерә:

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Әллааһүммә съалли гъәләә Мүхәммәдиү- үә гъәләә әәли Мүхәммәде. / «Аллаһым, [Пәйгамбәребез] Мөхәммәдкә ﷺ һәм аның ﷺ нәселенә салават-сәламнәрең булсын».

Рувәфиг ибн Сәбит Әл-Әнсаридан Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ (съаллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) болай дип әйтүе тапшырыла:

«Кем миңа ﷺ салават әйткәннән соң ошбу сүзләрне әйтсә, шуңа минем шәфәгатем булыр:

Әллааһүммә әннзилһү- л-мүкъогъәдә- л-мүкъаррабә гъинндәкә йәүмә- л-Къыййәәмәһ. / «Аллаһым, Кыямәт Көнендә аны ﷺ Үзеңә якынайтылган хөрмәтле дәрәҗәгә ирештерсәң иде!»

Имам Әхмәд, №16991-нче хәдис.


Нет комментариев