Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән урманнары чистара

2021 елның 19 апрелендә «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне сак лау республика акциясе старт алды. Быел ул 2 этапта узачак: 19 апрельдән 19 июньгә кадәр һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр.

Акциянең язгы этабы кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдык лардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгъ лүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын төзекләндерү планлаштырыла.

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында уза. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждение белгечләре белән беррәттән, акциядә даими катнашучылар арасында министрлыклар, ведомство, оешма, предприятие хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар бар.

2019 елда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында торак пунктлар тирәсендәге участокларны, автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трасса буйларын чис тарту буенча масштаблы чаралар оештырылды. Акциягә 14 меңгә якын кеше кушылды. Аның нәтиҗәләре буенча урман фондыннан 3840 куб. м күләмендә каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылды. 2020 елда эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә акция үткәрелмәде.

«Татарстанның чиста урманнары» акциясе кебек кирәкле эшкә безнең урманчылар да кушылды. «Яшел Үзән урманчылыгы» ДКУ һәм «Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урманчылыкның 115нче, 127нче кварталларын җыештырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге участок «Маяк» спорт комплексына якын, шулай ук Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчеләр өчен ял итү урыны да булып тора.

– Акциягә шәһәр халкы, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының яшьләр парламенты һәм шәһәрнең яшьләр активы вәкилләре дә кушылды. Шулай ук, бу саваплы гамәл Әйшә участок урманчылыгының 42, 43, 47, 63нче кварталларында да узды, анда урманчыларга ярдәмгә «Сосновый бор» шифаханәсе хезмәткәрләре һәм «Октябрьнең 60 еллыгы» бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләр чыкты. Төп байлыгыбыз булган урманнарны чистартуда 63 кеше катнашты, 90 капчыктан артык чүп-чар җыелды. Акциянең икенче этабы 22 майда оештырылачак, – дип сөйли Яшел Үзән урманчылыгы җитәкчесе Наил Абдуллин.

 


Урман – табигать бүләк иткән байлык һәм аны саклау чылар да, пычратучылар да без – кешеләр. Министрлык оештырган акцияләрдә катнашу мөмкинлеге булмаса, һич югы урманга сакчыл карыйк һәм балаларыбызны да аны кадерләргә өйрәтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев