Яшел Үзән укучысы - "Яшь профессионаллар 2021" World Skills Russia төбәк чемпионатының бронза призеры
Яшәеш

Яшел Үзән укучысы - "Яшь профессионаллар 2021" World Skills Russia төбәк чемпионатының бронза призеры

10нчы гимназиянең VIII сыйныф укучысы Полина Яныкина - "Медицина һәм социаль тәрбия" компетенциясе буенча юниор.

Бу чемпионатка зур конкурс буенча сайлап алу уздырылды, ә аннары Яшел Үзән медицина училищесы кураторлары һәм укытучылары белән җитди әзерлек барды. Полина бу юнәлеш белән күптән мавыга һәм киләчәктә ул үз тормышын нәкъ менә медицина белән бәйләргә тели.

Чемпионатта уңышлы катнашу булачак һөнәре өчен старт мәйданчыгы булыр дип өметләнәбез. Котлыйбыз!


Нет комментариев