Яшь Яшел Үзән егете спорт гимнастикасы буенча Россия укучыларының XI җәйге яшүсмерләр Спартакиадасы җиңүчесе булды
Яшәеш

Яшь Яшел Үзән егете спорт гимнастикасы буенча Россия укучыларының XI җәйге яшүсмерләр Спартакиадасы җиңүчесе булды

1 нче спорт мәктәбе укучысы Радмир Мусаев егетләр арасында команда ярышларында мактаулы 1 урын алды һәм аерым дисциплиналарда шәхси күп төрле ярышларда финалда җиңүче булды:

 1 урын-ирекле күнегүләр;
 1 урын-боҗра;
 1 урын - терәк сикерү;
 1 урын-брусья.

Радмир ат снарядында бронза медаль яулады .

 Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының җиңүе командага июнь аенда Чабаксарда узачак Спартакиаданың финал ярышларының 3 этабында чыгыш ясау хокукы бирә.

Бу яшь гимнаст һәм аның тренерлары Илгиз Хисамов һәм Валерия Дашевская өчен зур уңыш.

Котлыйбыз! 


Нет комментариев