Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь янгын сүндерүчеләр иминлек чаралары турында искә төшерә

Яшел Үзән шәһәренең 15нче мәктәбендә янгын сүндерүчеләрнең яшь ярдәмчеләре гомуммәктәп профилактик акциясен үткәрде.

Яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы әгъзалары - «Коткаручылар» командасы-башлангыч сыйныф укучыларына иминлек чаралары турында искә төшерде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Коткаручылар» командасы быел «талантлар һәм иҗат итүчеләр» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсында җиңү яулады.

Башта балалар төбәк этабында «театр сәнгате» номинациясендә беренче урынны яулады, ә аннары финал этабында көмеш призер булды. Ул вакытта аларга ТРО ВДПО Яшел Үзән районара бүлеге хезмәткәрләре дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Нәкъ менә шушы балалар даими рәвештә янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау буенча агитмасса эшләре алып баралар.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) белән берлектә алар үз мәктәпләрендә тематик чаралар оештырып кына калмыйча, Яшел Үзәннең башка белем бирү учреждениеләрендә дә чыгыш ясыйлар. Бу юлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм ЮИД әгъзалары үз мәктәпләрендә профилактик акция үткәрделәр.
Дәресләр вакытында алар барлык сыйныфлар буенча да узды, укучыларның көндәлекләрендә куркынычсызлык чаралары белән белешмәлекләр булу-булмавын тикшерделәр. Алар укучыларга бозда үз-үзеңне тоту, янгын иминлеге, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде.

Чараны махсус рәвештә мәктәп каникуллары башланганчы үткәрделәр, чөнки бу чорда буш вакытларын балалар өйдә һәм урамда үткәрәчәк. Димәк, укучылар тормышын һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк гади куркынычсызлык чаралары турында искәртеп торырга кирәк. Шулай ук барлык балалар өчен алда торган бәйрәмнәрне һәм каникулларны гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларсыз үткәрү теләге дә төп нәтиҗә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев