Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәяүлеләрне үткәрмәгән өчен штраф күләме арттырылды

Россия президенты Владимир Путин җәяүлеләрне үткәрмәгән өчен автомобилистларга салынган штраф күләмен 2,5 мең сумга кадәр җиткерү турындагы канунны имзалады. Документ 30 октябрь көнне хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган, дип яза “Известия”.

Канун КоАПка төзәтмәләр кертә. Алар нигезендә “җәяүлеләргә, велосипедчыларга һәм башка юл хәрәкәте катнашучыларына юл бирү буенча кагыйдәләрне үтәмәү” өчен штраф күләме 1,5 мең сумнан алып, 2,5 мең сумга кадәр билгеләнә. Моңа кадәр штраф күләме 1,5 мең сум тәшкил иткән һәм шуннан да артыграк күләмдә була алмаган.

Закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2017 елның 11 октябрендә кабулителеп, Федерация Советы тарафыннан 25 октябрьдә хупланган.

Ел башыннан Россиядә җәяүлеләрне таптату белән бәйле 28 меңнән артык юл һәлакәте булган. Аларның 16,8 меңе машина йөртүчеләр, 11,6 меңе җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: