Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа түләүне 12 мең гаилә алган

Президент Указы нигезендә, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган 12 меңнән артык гаилә яңа айлык түләүне алган.

Ярдәм күләме һәр балага аена 5 216 сумнан 10 433 мең сумга кадәр тәшкил итә. Әлеге сумма һәр гаилә өчен шәхси исәпләнә һәм Татарстан Республикасы буенча балалар өчен 50, 75кә яки яшәү минимумына тиң булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, пособиене җан башына уртача керем бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булган 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр рәсмиләштерә. Исәпләүләр барышында гаиләнең күчемсез милке, ата-ана ларның хезмәт хакы исәп кә алына. Яңа пособие 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү кебек биреләчәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук күп функцияле үзәккә яки Пенсия фондына бирергә мөмкин.
«Пенсия фондының клиент хезмәтләре майның бәй рәм һәм ял көннәрендә эш ләде, яңа түләүләр буенча мөрәҗәгатьләрне кабул итте. Кергән гаризаларның күбесе безнең тарафтан тикшерелде, һәм гаиләләр түләү алды да инде. Эш дәвам итә. Бердәм контакт-үзәк операторлары һәм социаль челтәрләрдә эшләү өчен җавап бирүче хезмәткәрләр гариза бир гән гаиләләргә кирәкле мәгъ лүмати ярдәм күрсәтә», – дип билгели Татарстан Пенсия фонды бүлеге идарәчесе
Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев