Хоккеист, Гагарин кубогы иясе вафат
***
"Автомобилист", "Ак Барс" һәм Мәскәү "Спартагы"ның элеккеге хоккейчысы Фёдор Малыхин вафат. Аңа 34 яшь иде. Бу хакта SHOT телеграм-каналы хәбәр итә. Чыганак мәгълүматы буенча, спортчының гәүдәсен аның фатирында тапканнар.
Малыхин 2010 елда "Автомобилист" составында хоккейчы карьерасын башлый. 2014 елдан 2019 елга кадәр форвард "Ак Барс" өчен чыгыш ясый, ә 2018 елда Казан клубы составында Гагарин кубогын ота.
Шулай ук форвард "Трактор", "Витязь" һәм "Авангард" кебек командалар өчен дә уйный. Аның Омск клубы белән контракты 2023 елның 30 апрелендә өзелә. Барлыгы КХЛ кысаларында Фёдор 548 матч үткәрә, аларда 220 (107+113) очко җыя.
Фото: ak-bars.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев