Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Хәзер алдаучылар шуның кадәр оста ки, хәтта син сөйләшкән кешенең тавышын кабатлый ала!»

Газетагызда мошенникларга фәлән-фәлән суммада акча күчерүчеләр турында укый идем дә, ничек бер белмәгән кешегә ышанырга, бар акчаңнан коры калырга була, дип аптырый идем. Үземне дә чак кына алдамадылар бит!

Эштә ватсап аша ут счетчик­лары күрсәткечләрен әйтеп, белгеч белән сөйләштем. Трубканы куюым булды, шулай ук ватспатан икенче номер шалтыратты, ә тавышы нәкъ мин сөйләшкән кызныкы кебек. Исемем белән дәште, өйдәге утны исәпләү җиһазын алыштырырга кирәк дип, үз сүзен сөйли башлады. Чынлап та, бу эшне башкарасы бар иде, шуңа артык шикләнмәдем. Мастерларның килү көнен килештек. Инде сүз акча түләүгә барып җиткәндә ниндидер код сорадылар, мин юләр баш, әйттем. Аннары гына эшнең нидә булуын аңлап алдым. Тиз арада 112 телефонына шалтыратып, эшнең нидә булуын аңлаттым. Банкларга да мөрәҗәгать иттем. Алар шалтыратучыларның бик зур булмаган мошенник икәнен аңлатты. Русча әйтмешли, миңа «повезло». Газета укучыларга җиткерәсе килгән фикерем шул иде: хәзер алдаучылар шуның кадәр оста ки, хәтта син сөйләшкән кешенең тавышын кабатлый алалар һәм берничек тә аера алмыйсың. Беркемгә дә код әйтмәгез, менә шул адымыгыз барысын да харап итә инде.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев