Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хатын-кыз тырнак ясатырга килгәч бала тапкан

***

Иркутскида маникюр салонына килгән хатын бала тапкан. Тырнак остасы аңа процедура да ясаган, сау-сәламәт кыз балага дөньяга килергә дә булышкан. Салонда сөйләүләренчә, 34 яшьлек йөкле ханымга табиблар бәби табу срогын 28 июньгә билгеләгәннәр.

Бала табу срогы якынайгач,  ул педикюр ясатырга булган. Процедура тәмамлангач, булачак әнинең сулары киткән. Аны салон хезмәткәрләре тиз генә персоналның ял итү бүлмәсенә озаткан.

Баласын бик тиз  – 2 минут эчендә – тапты, диләр хезмәткәрләр. Бәбине хатынга педикюр ясаган оста кабул иткән, әлбәттә, аның моңа кадәр медицина буенча бернинди тәҗрибәсе дә булмаган (үзе ике тапкыр әни булуны санамаганда).
 
Бар да уңышлы үткән. Осталар хәтта сабыйның кендеген дә кискәннәр һәм әни кешене медикларга тапшырганнар. Яңа туган кыз балага Аня дип исем кушканнар. Ул – гаиләдә өченче бала.

Матбугат.ру

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев