Халыкны алдап рәхәт күрермен дип уйлыйлармы икән
#әйтәмәле
Кызлар, хәерле көннәр булсын! Бакчага чыккан саен, сезгә язам дип уйлыйм да, керү белән онытыла.
Яз көне Норлат базарына суган орлыгы алырга бардым. Төрле бәядән, төрле сортлысы бар. Күзем бик матур суганнарга төште, чиста, ялтырап тора, бәясе дә калганнарга караганда күпкә кыйммәтрәк. Рус милләтеннән булган сатучы ханым мактагач, 3 кило алдым. «Ел саен кабат-кабат килеп алалар, бик яхшы орлык, үкенмәссез», – дигәч, шикләнмәдем. Ник ышанганыма үкенеп туя алмыйм. Шәһәрдән балалар алып кайткан орлыктан суганнар матур гына үсеп утыра, аларныкы күпкә очсызрак та иде. Ә Норлатта алганы түтәле белән авыру булып чыкты. Бәлки сатучы да гаепле түгелдер, ләкин бер безгә генә шундый орлык эләккәндер дип уйламыйм.
Кешене алдап сатмасыннар иде. Акча безгә дә күктән төшми. Халыкны алдап рәхәт күрермен дип уйлыйлармы икән!?
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев