Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәдисләр

Иман җитмеш өлештән тора һәм аның иң югарысы кешенең «Лә иләһе иллАллаһ» дип әйтүе, ә иң азы – юлда йөрергә комачаулаган ботак, таш һ.б. алып ташлау.

Оят – шулай ук иманның бер өлеше.
Өч кешенең ялваруы, һичшиксез, Аллаһ тарафыннан кабул ителер: җәберләнүченең, юлчының һәм баласы өчен ялваручы ата-ананың.
Барлык Адәм балалары да ялгыша, ә ялгышучыларның иң яхшысы – тәүбә итүче.

 
‼Гайбәтче Җәннәткә кермәс!
Яллап эшләткән хезмәтчегә тире кипкәнче хакын түлә.

Аллаһ Тәгаләгә табынучыларның иң иманлысы яхшы холыклысы, ә аларның да иң шәбе – хатыннарына карата яхшы мөнәсәбәттә булганы.
Һәр көн саен ике фәрештә иңдерелә һәм аларның берсе: «И, Аллаһ, хәер бирүчеләрне бает», – ди. Ә икенчесе: «И, Аллаһ, хәер бирмәүче сараннарның мөлкәтен юк ит», – дияр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев