Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы сәнәгатенең ике вәкилен Дуслык ордены, тагын икесен «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләү турында указга кул куйды.
Документта билгеләп үтелгәнчә, татарстанлылар башкалар белән беррәттән «ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» дәүләт бүләкләренә лаек булды. Указ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган.
Дуслык ордены кавалерлары:
«ТАИФ» АҖ идарәсе рәисе урынбасары (икътисад һәм финанслар буенча) – Гүзәлия Сафина;
В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ПАҖ идарәсе башлыгы – Ринат Хайров.
«Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнүчеләр:
«Татнефть» ПАҖ бизнес хезмәт күрсәтү үзәгенең гомуми хезмәт күрсәтү үзәге директоры – Марсель Морадымов;
«Татнефть» идарәсе башлыгы урынбасары – Илгиз Рәхимов.
Татар-информ
Нет комментариев