Владимир Путин Россиядә һәм Украинада әсирләрнең төгәл санын әйткән
Украинада – Россиянең 1348, ә Россиядә – Украинаның 6465 солдаты һәм офицеры әсиректә.
Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, Украинада – Россиянең 1348, ә Россиядә – Украинаның 6465 солдаты һәм офицеры әсирлектә тотыла. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
“Мин сезгә ике якның да әсирләре санын төгәл генә әйтә алам. Украина ягында безнең солдат һәм офицерлар саны – 1348. Бездәге Украина әсирләре саны – 6465”, – дип белдергән Владимир Путин Санкт-Петербургта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсендә.
Исегезгә төшерәбез: Президент Владимир Путин 5 июньдә Санкт-Петербург Икътисадый форумы кысасында зур халыкара мәгълүмат агентлыклары (шул исәптән дустанә булмаган илләрнең дә) җитәкчеләре белән очрашты.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев