Велосипед караклары арта
Җылы көннәр башлануга, велосипедлар урлау проблемасы да туа. Велосипед каракларының активлыгы җәйге чорга туры килә. Ел башыннан бирле район территориясендә 10нан артык тимер ат урланып, шуларның нибары 5се хуҗаларына кире кайтарылды.
Гадәттә, бу транспорт чарасы үз мөлкәтенә җавапсыз караучылардан урлана. Полиция хезмәткәрләренең велосипедчыларны даими кисәтеп торуына карамастан, җинаять очраклары һәрдаим кабатлана. Соңгы вакытта максатчан рәвештә нәкъ менә кыйм мәтле велосипедлар урлаучы караклар категориясе барлыкка килде. Алар корбаннарын күзәтеп тора да, артларыннан подъездга ияреп керә. Аннан алар үзләре теләгәнне алып чыгып китә. Ә кыйммәтлене 3-4 тапкыр арзан бәягә сатып җибәрү алар өчен берни тормый.
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең соңгы мәгълүматларына караганда, бер тәүлек эчендә генә дә 6 велосипед урланган. Шулай да, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре бер каракны – 20 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлый. Ул финанс кыен лыкларын велосипед урлап хәл итәргә була һәм бер көн эчендә 3не урлый. Тимер атларны хуҗалары трос-йозак белән эләктереп калдырса да, каракка аларны ачу авыр түгел. Урланганнарны егет ломбардка тапшырып, акчаны үз ихтыяҗларына сарыф иткән. Урлаудан килгән зыян 40 мең сумга якын тәшкил итә.
Практика күрсәткәнчә, велосипедчылар куллана торган махсус трослар нәтиҗәле саклану чарасы түгел инде. Шуңа күрә велосипедларны подъездда яки йорт янында калдыру куркыныч, өйдә тоту ышанычлырак. Шулай ук, аның фотосурәтен ясау, махсус билгеләрен истә калдыру кирәк. Алар урланганны эзләү барышында ярдәм итәргә мөмкин.
Велосипедларга транспорт чарасының конкрет хуҗасын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә торган аерым билгеләр куярга киңәш ителә. Шуңа күрә кибеттән сатып алганда аның документларын сак лагыз. Әгәр нинди дә булса сәбәп аркасында алар юк икән, серияле номерын фотога төшерегез. Интернет-сайттагы белдерүләр аша тимер ат сатып алучыларга хуҗасыннан аның документларын да сорап алырга онытмагыз.
Урлашулар ешаю сәбәпле, 29 һәм 30 майларда Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрләре «Велосипедны сакла» дигән профилактик акция уздырачак. Полицейскийлар велосипедларга уникаль номерлар сугачак, аларны фотога төшерәчәк һәм мәгъ лүматлар базасына кертәчәк. Акцияләр үткәрү урыннары турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Әгәр җинаять кылынган икән – бу хакта «02», «112 « телефоннарына яки 4-47-06 кизү тору частенә хәбәр итегез.
Ландыш Ярхамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев