Вазэктомиядән соң уллары туган гаилә Нуриевлар клиникасыннан 15 млн таләп итә
Казанда бер гаилә «Нуриевлар клиникасы» дигән медицина үзәгеннән 15 миллион сум компенсация таләп итә.
Сәбәбе — ире вазэктомия ясатканнан соң тормыш иптәшенең йөкле булып ул табуы. Бу хакта Mash хәбәр итә.
41 яшьлек казанлы һәм аның 35 яшьлек тормыш иптәше ике бала тапканнан соң вазэктомия ясату турында карар кылалар. Вазэктомия — ир-атның орлык чыгару юлларын бәйләү процедурасы. Бу операцияне «Нуриевлар клиникасы»нда үткәч, ир-атка анализ нәтиҗәләре тапшыралар. Анда сперматозоидларның активлыгы һәм саны түбән дип язылган була.
Әмма күпмедер вакыттан соң ир-атның тормыш иптәше үзенең авырлы икәнен белә. Гаилә клиникага мөрәҗәгать итә. Анда табиблар консилиумы бу хәлне «өрексез аталану — могҗиза» дип атый. Шул ук вакытта клиника уңышсыз операция өчен акчаны кире кайтарырга тәкъдим итми.
Казанлылар судка мөрәҗәгать итә һәм 15 миллион сум таләп итә. Бу суммага операция бәясе һәм баланы тәрбияләү чыгымнары кертелгән. Чыгымнар региональ көнкүреш минимумы һәм рәсми инфляция нигезендә исәпләнгән. Гаилә әлегә ДНК-тест ясамаган, ләкин ясарга әзер икәннәрен белдерәләр.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев