Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильеволы 4 миллион сумга якын акчасыннан колак каккан

Эчке эшләр бүлеге биргән атналык сводканы карап баручылар, мошенникларның халыкны көннән-көн төрле, кеше ышанмаслык ысуллар белән алдауларын күзәтеп барадыр.

Алданганыңны сизми дә калырсың, билләһи. Шулай да, «тапталган» ысуллары да әлегә кадәр уңышлы эшли. Менә узган атнадагы берничә вакыйганы мисалга китереп узарга була.

Карамалы Тауда яшәүче 47 яшьлек ир, 700 мең сум акчасын югалткач кына полиция­гә мөрәҗәгать итә. Аңа ниндидер билгесез кеше банк ку­шымталары аша өстәмә акча табу юлын «өйрәткән» булган. Өйрәнә торгач, ышанучан ир, фәлән суммадагы акчасының ничек юкка чыкканын сизми дә калган. Дөрес, бу гамәл бер айга сузылган, планнар да, мөгаен, зурдан булгандыр. Белгәнебезчә, мондый юлны аферист­лар еш куллана.

Пенсионерларны еш кына пенсияләрен яңадан исәпләү белән кәкре каенга терәтәләр. Нәтиҗәдә, артмый да, акча да югалталар һәм стресс кичерәләр. Әйтик, 67 яшьлек яшел үзәнле шулай 502 мең сумыннан колак кага. Бик кызганыч, әлбәттә. Мондый очракта искәртү кирәк: пенсияләрне законлы исәпләп бирә торган урын бар – ул хәзер Социаль фонд.

Соңгы вакытта инвестиция­ләү юлы белән акча эшләүне тәкъдим итүчеләр яңгыр­дан соң чыккан гөмбә кебек арта башлады. Андый тәкъдимнәргә дә кешеләр бирешә. Менә шулай, 70 яшьлек васильеволы агымдагы елның гыйнварыннан башлап августка тикле инвестицияләү кармагына эләккән һәм аннан тиз генә ычкына алмаган. Анысы да лотерея уены кебек бит, счетыңа бер акча кергән кебек булса, тагын да күбрәкне табасы килә. Васильеволы белән дә нәкъ шулай була. Нәтиҗәдә, 3582050 сум акчасын чыгара алмагач, ул хокук органнарына килә. Тап син хәзер шул алдакчы бәндәләрне, кибәннән энә эзләгән кебек.

Тагын ике очрак: Осиновода яшәүче 21 яшьлек егет, «ОЗОН» платформасында өстәмә акча эшләүне тәкъдим итүчегә ышануы сәбәпле, 285 мең сумын югалта, ә 57 яшьлек ир, процентлар белән зур суммада акча чыгару тәкъдиме буенча, кредитка алган 320 мең сум белән алдана.

Алданырга ашыкмыйк, «риск» дигән төшенчәне беренче урынга куеп, алдын-артын уйлап эш итик. Барысы да үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев