Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Васильеводагы мунчада янгын чыккан

31 март – 6 апрель көннәрендә янгын сүндерү хезмәтенә 30 чакыру килгән.

Шуларның 20се ялган булган. 8 янгын очрагы теркәлгән.

Васильевоның Шевченко урамындагы йорт мунчасында янгынның мичтән файдаланганда кагыйдә үтәмәүдән чыккан булуы ихтимал. Нәтиҗәдә, 12 квадрат метрга зыян килгән.

Васильевоның Железнодорожная урамындагы хуҗасыз бинада янгын, якынча фаразлаулар буенча, билгесез затларның ут төртүеннән чыккан. Бу очракта 28 квадрат метр мәйданга зыян салынган.

Мулла Иле авылы янында (90 кв.м), Панау авылында (300 кв.м), Протопоповка авылы янындагы кырда (300 кв.м) – кипкән үлән, Яшел Үзәннең Озерная урамында камыш (100 кв.м) янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев