Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Васильевода яшәүче хатын-кыз 3 млн артык сумга алданган

31 март – 6 апрель көннәрендә эчке эшләр бүлегендә 41 җинаять теркәлгән.

Шуларның 30ы – шәһәрдә, 11е районда булган. 6 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 көчләү, 15 урлау, 21 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.

Васильевода яшәүче 69 яшьлек хатын-кыз, билгесез затларның өстәмә акча эшләү тәкъдименә ышанып, 3 522 400 сум (кредит) акчасыннан колак каккан.

Билгесез зат инвестицияләү тәкъдиме ясап, Васильевода яшәүче 44 яшьлек хатын-кызның 1 518 800 сум (кредитка алынган) акчасын урлаган. Шулай ук, кредит килешүе буенча поручительство тәкъдиме белән бу хатын-кыз үзенең 49 яшьлек коллегасына – 770 900 сум һәм 51 яшьлегенә 752 000 сум кредит алган. Китерелгән зыян 3 041 700 сум тәшкил итә.

Яшел Үзән наркоконтроль хезмәткәрләре урман массивында урнаштырылган тайниктан 4 төргәк наркотик табып алган. Аны сату өчен 19 һәм 27 яшьлек Марий-Эл республикасында яшәүчеләр куйганлыгы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев