Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода яшәүче Чулпан Абдуллина «Россиянең мактаулы доноры» билгесе белән бүләкләнде

Хатын-кыз кан һәм аның компонентларын 8 елдан артык бирә.

Ул Яшел Үзәннең "Тандер" АҖ эшли, анда аның күпчелек коллегалары – донорлар. Чулпан аларга 2016 елда кушыла. Нәкъ менә шул вакытта ул канының сирәк һәм кирәкле өченче группа тискәре резус-факторда булуын белә.

Шушы елларда Чулпанга донорлык үзәгеннән әледән-әле хәбәрләр килеп тора: «Сезнең каныгыз кирәк. Ашыгыч рәвештә!» Хатын-кыз бөтен эшен ташлый да, хәтта белмәгән кешегә чираттагы тапкыр ярдәм итү өчен, Казанга чаба.

Ул күбрәк ике атнага бер тапкыр «Росплазма» үзәгенә керүне өстен күрә. «Шулай итеп, 60 донациядән соң Россиянең Мактаулы доноры исемен алдым».

- Минем өчен донорлык – тормышның мөһим өлеше. Донация булганда – үземне физик яктан гына түгел, әхлакый яктан да бик җиңел һәм яхшы хис итәм. Чөнки авыру кешеләр канга мохтаҗ, ә без аларга ярдәм итәбез, – дип сөйли Чулпан.

Хәзерге вакытта, кайчандыр аның үзе кебек үк, яшь хезмәттәшләре дә донация белән илһамланган. Апасы белән кияве дә даими кан тапшыра.

"Народная газета Васильево"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев