Васильево бистәсенең бер урамында яшәүчеләр вакытлыча газсыз калачак
3 мартта 9.00-15.00 сәгатьләрдә Совет урамында, Васильево бистәсендә үткәреләчәк ремонт эшләре белән бәйле, газ бирү вакытлыча туктатылачак. Бу 32, 32а, 34, 40, 42, 44, 46, 48, 50, 54, 54а, 56, 58, 60, 62, 66, 68, 70, 72, 74, 76, 78, 78б, 80, 84, 86, 88, 90, 92нче торак йортлардагы 29 абонентка кагыла.
Ремонт эшләре башланыр алдыннан газ приборлары краннарын ябарга кирәк. Газ приборларын кабат эшләтеп җибәргәндә, бинаны җилләтергә, газ хезмәте хезмәткәрләренә фатирлар ачык булырга тиеш, - дип хәбәр итә "Яшел Үзән газ" предприятиесе. Газ бары тик Васильевода гына сүндереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев