Васильево бистәсендә җирле депутат балалар бакчасына илтә торган юлга таш җәйдерде
Гоголь урамындагы мәктәпкәчә учреждениегә һәм торак йортларга илтүче юл озак еллар ремонтка мохтаҗ иде. Ике сезон арасында ватылган юл автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә өмет калдырмады. Бу атнада исә 200 метрлы юлга вак таш җәю эшләре башланды.
- Без район башлыгы Михаил Павлович Афанасьев белән берлектә бу мәсьәлә буенча фикер алыштык һәм кар эреп бетүгә ук эшләрне башларга карар кылдык, - дип сөйли Васильево бистәсе Советы депутаты Дмитрий Иванов.
Исегезгә төшерәбез, бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать Васильевода узган соңгы хисап сессиясендә яңгырады.
Барлыгы 120 тонна вак таш китте, хәзер үк, балалар бакчасына килгән ата-аналар шатлыкларын яшерә алмый.
-Җыелышларда бу хакта күпме сорадык бит. Ниһаять, безне ишеттеләр! – дип васильеволылар тәэсирләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев