Васильево бистәсендәге йортны яшен суккан
Яшәеш

Васильево бистәсендәге йортны яшен суккан

21 – 27 июльдә янгын сүндерүчеләр 12 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 7се ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән.

Васильево бистәсенең «Заря МСХ» бакчачылык җәмгыятендә бер өйне яшен суккан. Нәтиҗәдә, янгын чыккан өйнең – 20, күрше өйнең 10 квад­рат метрына зыян килгән. Гомуми мәйданы – 30 квадрат метр.

Зур Ключи авылының Вахитов урамында электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан ут чыккан. Бу очракта 50 квадрат метр мәйданда гараж һәм сарай янган.

Фото: редакция архивыннан


Нет комментариев