Васильево бистәсендә хатын-кыз батып үлгән
Яшәеш

Васильево бистәсендә хатын-кыз батып үлгән

Сак булыгыз, җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз!

Васильево бистәсендә Казан шәһәрендә яшәүче 59 яшьлек хатын-кыз батып үлгән.

14:46 сәгатьтә ГЛОНАСС системасы буенча Сумка елгасында хатын-кыз батуы турында хәбәр килә. Аның танышы сүзләреннән, алар өчәү су буенда ял иткәннәр, батып үлгән хатын-кыз җиһазландырылмаган урында су коенган. Аның гәүдәсен ярга шаһитлар тартып чыгарган.

Тикшерү комитеты әлеге фаҗига буенча тикшерү үткәрә.


Нет комментариев