Вадим Захаров: «Ринат Рахматуллин шалтыратып, хатының үлгән бит, диде…»
Яшәеш

Вадим Захаров: «Ринат Рахматуллин шалтыратып, хатының үлгән бит, диде…»

Вадим үзе моңа ачыклык кертте.

Интернет киңлегендә Татарстанның Халык артисты Вадим Захаровның каралы-аклы фотосын куеп — кайгы уртаклашу турында хәбәрләр таралган. Вадим үзе моңа ачыклык кертте.

«Кичә мин социаль челтәрләрдә үзем дә бу язманы күрдем. Шуны күреп дуслар-танышлар да шалтыратты. Ринат Рахматуллин да шалтыратып «Кайгыңны уртаклашам» ди. «Мин нәрсә булды соң дип сорыйм — хатының үлгән бит» ди… Менә бит — исән-сау», —  дип янында утырган Ларисаны күрсәтә җырчы. Ялган хәбәр кайдан чыкканы хәбәр ителми. 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев