Вадим Захаров өченче тапкыр әти булган
Кызмы? Малаймы?
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров сөенечле хәбәр белән уртаклашты. Ул өченче тапкыр әти булган. Вадимны һәм аның тормыш иптәше Ларисаны котлыйбыз!
«Без бүген кабаттан әти-әни булдык. Өченче кызыбыз дөньяга аваз салды», – дип яза ул социаль челтәрдә.
Әлеге сөенечле хәбәр астында бик күп котлаулар, матур теләкләр язып калдырганнар!
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев